Казанның тарихи өлешендә һәм Зөядә яңа объектлар барлыкка киләчәк
Казанда Тарихи җирлекләрдә шәһәр төзелеше эшчәнлеге мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссиянең агымдагы елдагы беренче утырышы узды. Очрашуны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Катнашучылар Казанның тарихи өлешендә һәм Зөядә барлыкка киләчәк берничә проектны карады һәм раслады. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Казанда һәм Зөядә планлаштырылган яңа төзелеш объектларын карыйк, - диде Миңнеханов. - Без раслаган проектлар мәдәни мирас объектларын саклап калуны тәэмин итүе...