«Күрше Фест» конкурсында катнашуга 200дән артык гариза кабул ителгән
Татарстан рәисе Рөстәм Миңнехановның «Күрше Фест» фестиваль-конкурсының гаризалар кабул итү кампаниясе дәвам итә. Хәзерге вакытта 200дән артык гариза килгән. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә «Безнең ишегалды» программасы кураторы Арина Петрова хәбәр итте.
«Хәзерге вакытта конкурс кампаниясе бара. 200дән артык гариза кабул ителде. Гомуми бюджет – 20 миллион сум. Әлеге акчалар җиңүчеләр арасында бүленәчәк. Конкурста физик затлар һәм үзмәшгульләр, ягъни күршеләре...