Добавить новость

Байлар Сабасында коткаручылар батып үлгән яшүсмернең мәетен тапкан

Бүген Саба районының Байлар Сабасы бистәсендәге «Урман әкияте» ял базасындагы буада үсмер малай батып үлгән.

«Татар-информ»га Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә сөйләүләренчә, су коену урыны җиһазландырылмаган, анда тыю аншлаглары урнаштырылган. Янәшәдә ярдәмгә килердәй бер кеше дә булмаган.

Коткаручылар 15 яшьлек малайның мәетен судан алып чыккан һәм хокук саклау органнары хезмәткәрләренә тапшырган.

Якынча мәгълүматларга караганда, үсмер малай башка балалар белән бергә су коенган.

Губернаторы России



Заголовки
Заголовки
Moscow.media
Ria.city

Новости России




Rss.plus

Музыкальные новости


Новости тенниса







Новости спорта