Ләбиб Лерон «Яңа исем» проекты әһәмияте турында: Аралашулар, мохит ярдәм итә дип саныйм
«Безнең мирас» журналы һәм «Мәдәни җомга» газетасы баш мөхәррире Ләбиб Лерон яшь язучылар өчен «Яңа исем» иҗат лабораториясе проектының әһәмиятен әйтте.
«Бу проект бик кирәк. Без үскәндә, андый чаралар юк иде. Моның файдасы булачак. Кешене язарга өйрәтеп булмый, ләкин аралашулар, мохит ярдәм итә дип саныйм. Мин үземне шул мохиттә тәрбияләнеп үскән дип саныйм, чөнки тулай торакта укыганда, яшьтәш, өлкән шагыйрьләр белән аралашу барыбер нәрсәдер бирә, үзеңә бер нәтиҗә ясыйсың. Ничегрәк камил әсәрләр иҗат итәргә тырышырга...