Биектау районы Сабан туенда: Хатирәләрне яңартыр өчен дә бик яхшы вакыт
Биектау районы Сабан туенда авыл җирлекләре үзләренең мәдәниятен, төрле кәсепчелек осталарының эшләрен күрсәткән күргәзмәләр, ишегаллары тәкъдим иттеләр. Алан-Бәксәр авыл Советы башлыгы Зөһрә Гарифуллина Сабантуйның халык өчен әһәмиятен ассызыклады һәм авыл җирлекләре тәкъдим иткән ишегаллары турында сөйләп үтте.
«Сабантуй – елга бер килә торган, халкыбыз өчен зур бәйрәмебез. Шулкадәр әзерләнеп, көтеп алабыз аны. Хатирәләрне яңартыр өчен дә бик яхшы вакыт. Һәм без авыл җирлекләре башлыклары белән үзебезнең ишегалларын ясадык.