Казан Россиядә җәйге ял өчен иң уңайлы шәһәрләр исемлегенә керде
Казан быел җәй көне минималь чыгымнар белән ял итәргә мөмкин булган Россия шәһәрләре рәтенә керде. Бу хакта RT сәяхәтләрне планлаштыру өчен сервис аналитикларын тикшерүгә сылтама ясап хәбәр итә.
Рейтингның лидеры Чувашия башкаласы Чабаксар шәһәре булды.
«Россия шәһәрләре арасында иң уңайлысы Чувашия башкаласы, Чабаксарга сәяхәт булды. Очыш якынча 4,4 мең сум тора, яшәү – тәүлегенә якынча 3 мең сум. Монда сезне төзекләндерелгән яр буе, Иделгә панорама һәм «Яклаучы Ана» мәһабәт монументы каршы алачак»...