Марат Айзатуллин: Гасырлар буена Сабантуй – халыкның яраткан бәйрәме
Биектау районы Сабан туеның мәртәбәле кунаклары арасында Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин да бар иде.
«Министрлык һәм шәхсән үземнең исемнән сезне татар халкының матур бәйрәме булган Сабантуй белән котлыйм. Гасырлар буена Сабантуй – халыкның яраткан бәйрәме, хезмәт тантанасы. Без үзебезнең туган республикабыз үсешен күреп чын күңелдән горурланабыз. Һәр ел саен Татарстанда социаль объектлар, тораклар һәм парк белән скверлар төзелеп һәм яңартылып тора.