Самара өлкәсенең «Беренчеләр хәрәкәте» Сабан туена бүләк җыярга чыкты
Самара өлкәсе Камышлы авылында «Беренчеләр хәрәкәте»нең җирле бүлекчәсе активистлары татар халкының милли бәйрәме алдыннан «Сабантуйга бүләкләр җыю» дигән борынгы йолада катнашты. Бу хакта «Самара татарлары» сайтында хәбәр ителә.
Борынгы бабаларыбызның гореф-гадәтләре һәрвакыт теләсә кайсы халык мәдәниятенең аерылгысыз өлеше булып саналган. Без ата-бабаларыбызның гореф-гадәтләрен онытмаска тиеш, чөнки алар белән бергә халыкның милли сыйфатлары да юкка чыгачак. Моны булдырмас өчен, проектлар эшләнә һәм алдагы буыннарның чыганаклары...