Рөстәм Миңнеханов: «Синтез»ның чемпион булуы - максатчан команда эшенең нәтиҗәсе
Бүген Казан Кремлендә Россия чемпионаты һәм ил кубогын яулаган КОС-Синтезны хөрмәтләделәр. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм клуб президенты Ирек Зиннуров катнашты.
Татарстан җитәкчесе икенче ел рәттән «Синтез»ның титулларны яулавы команда белән эшләү нәтиҗәсе, диде. Шулай ук киләчәктә Татарстанда Су спорт төрләрен үстерү планлаштырыла, дип өстәде.
«Сезне Казан Кремлендә чын күңелдән сәламлим һәм 2024/2025 елгы сезонда су полосы буенча Россия чемпионатында һәм Кубогында искиткеч чыгыш ясавыгыз белән котлыйм.