Түбән Кама Якутиядә Федераль Сабантуйда Татарстан исеменнән мәдәни программа тәкъдим итә
14 июньдә Якутскида федераль – 25нче юбилей Сабан туе узачак. Быел оештыру ролен Түбән Кама ала - шәһәр Татарстан исеменнән мәдәни программа тәкъдим итәчәк. Чарага әзерлек Түбән Камада атналык эшлекле киңәшмәнең төп темаларының берсе булды. Эшләрнең барышы турында Түбән Кама районы башкарма комитеты җитәкчесе Радмир Беляев сөйләде.
Аның сүзләренчә, шәһәрдән делегация Якутиягә ай ярым элек үк киткән һәм милли ишегалды төзегән. Хәзер әзерлек дәвам итә -Түбән Кама республикадан җаваплы оештыручы булып тора.