Федераль Сабантуйның рәсми ачылышы 14 июньгә билгеләнгән
13-14 июньдә Саха Республикасында (Якутия) федераль Сабантуй узачак. Рәсми ачылыш 14 июньгә билгеләнгән. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Сабантуйда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм меңнән күбрәк республика халкы, шул исәптән Татарстан иҗтимагый оешмалары вәкилләре, шулай ук Россия Федерациясе төбәкләреннән мәдәният һәм спорт эшлеклеләре катнашыр, дип көтелә.
Федераль Сабантуй программасы кысаларында Саха Республикасында сәнгать осталары концерты...