Айдар Метшин: «Татар-информ»ны укыйлар, аңа ышаналар
Россия Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутат Айдар Метшин «Татар-информ»ны 35 еллыгы белән котлады.
«Агентлык тарихы турында җентекләбрәк белү өчен чыганакларга мөрәҗәгать иттем һәм газетаның бер чыгарылышында, ул вакытта әле «Советская Татария»дә (бүген – «Республика Татарстан»), агентлыкның эшли башлавы турында язмага юлыктым. Агентлыкның баш мөхәррире Гомәр Богдалов анда билгеләп үткәнчә, мәгълүмат агентлыгының төп максаты – «оператив һәм объектив мәгълүмат чыганагы булу», - дип сөйләде Метшин.