Новосибирскида төбәк Сабан туе башланды
Бүген Новосибирскида төбәк Сабан туе – язгы кыр эшләре тәмамлануын аңлаткан традицион бәйрәме башланды. Аны оештыруда Татарстан Республикасының Кама Тамагы районы актив катнашты. Быелгы бәйрәм Ватанны саклаучылар елына һәм Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган.
Кунакларга район башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Байжанов сәламләү сүзләре белән мөрәҗәгать итте. Ул Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән котлау сүзләрен укыды, анда республика лидеры Новосибирск татарларын...