Марат Хөснуллин Курск өлкәсен торгыза башлау вакытын әйтте
РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин Курск өлкәсенең чик буе территориясен торгызу өчен кирәкле финанслау территорияне миналардан арындырганнан соң билгеләнәчәген әйтте. Бу хакта ул «Россия-Ислам дөньясы: KazanForum XVI халыкара икътисади форумы кысаларында узган «Төньяк – Көньяк» халыкара транспорт коридоры сессиясендә журналистларга сөйләде.
«Хәзер торак пунктларга бәя бирелә. Вазгыять яхшырган саен, каршы якның кораллы көчләре Россия территориясеннән читкә этәреләчәк. Без анализны ясаячакбыз...