Миңнеханов Үзбәкстан премьер-министры урынбасары белән очрашты
Казанда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Республикасы премьер-министры урынбасары Жамшид Ходжаев белән очрашты. Сөйләшүләр Татарстанның Хөкүмәт йортында узды. Үзбәкстан делегациясе «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» XVI Халыкара икътисад форумы кысаларында килде. Бу хакта республика Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Үзбәкстан делегациясен сәламләп, Рөстәм Миңнеханов аларга форумда катнашулары һәм республикага килүләре өчен рәхмәт әйтте. Ул шулай ук күптән түгел Ташкентта «Иннопром.