Васил Шәйхразыев: Төбәкләр арасында Сабан туеның авторитеты, дипломатик роле бик зур
16 май көнне Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура утырышы узды. Утырышта Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев агымдагы елда башкарган эшләре буенча хисап белән чыгыш ясады. Үз чыгышында ул татарларның милли бәйрәме – Сабан туеның мөһимлеген билгеләп үтте һәм киләчәктә Россия төбәкләрендә узачак бәйрәмнәр белән таныштырды.
«Сабан туе бик авторитетлы бәйрәм, бүген киләбез дисәк, безне барлык регионнарда да кабул итәргә әзерләр. 2028 елга Сабан туйларын уздыручылар исемлеге инде тулы...