Васил Шәйхразыев: Ифтарларга күбрәк кеше чакырган саен, сыйфатын саклап калырга кирәк
«Ифтарларга кеше күбрәк чакырган саен, сыйфатын саклап калырга кирәк», – дип белдерде Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев. Бу хакта ул Бөтендөнья татар конгрессының агымдагы елда башкарган эшләре буенча хисап чыгышында сөйләде.
«Без соңгы елларда ифтар дипломатиясенә кереп киттек. Күп кенә өлкәләрдә зур ифтарлар уздыру гадәте барлыкка килде, быел Татарстан да бик күп кунаклар җыйды. Ләкин ифтарларга күбрәк кеше чакырган саен, аның сыйфатын, дәрәҗәсен саклап калырга кирәк», – дип искәртте ул.