Рөстәм Миңнеханов Азәрбайҗанны Татарстанның стратегик партнеры дип атады
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 16нчы «Россия-Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумы кысаларында Азәрбайҗан Республикасы премьер-министры урынбасары Шахин Мостафаев белән сөйләшүләр үткәрде. Бу хакта Татарстан Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Очрашу «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә һәм Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин катнашында узды.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Азәрбайҗан - Татарстанның стратегик партнерларының берсе, ә бу ил белән багланышлар аеруча әһәмиятле.