Илгиз Зәйниев: Популярлык артыннан куып, без төп бурычыбызны онытабыз
«Фестиваль башланганда, бездә яшь режиссерлар юк иде. Бу демография белән дә бәйле – безнең буын бар, бездән алдарак булган буында әдәбиятта да, сәнгатьтә дә кеше юк. Карагыз: алтмыштагылар бар, кырыктагылар бар, ә илледәгеләр – юк. Без күп булгач, табигый сайланыш аша да иҗатта калучылар бар. Ул вакытта яшьләрне театрга кертмәгәннәр, дип уйламагыз – шуңа әйтүем.
«Һөнәр» фестивале яшь татар режиссурасы дип башланган иде. Фестивальгә бар булганын җыйдылар – безнең курсташларның диплом спектакльләре...