Җырчы, эшкуар Эмин Агаларов кунакчыллык өчен Татарстан халкына рәхмәт әйтте
Азәрбайҗан-Россия эшлекле советы идарәсе рәисе, Agalarov Development президенты Эмин Агаларов «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» XVI халыкара икътисади форумы кысаларында катнашты. «Татар-информ» хәбәрчесенә ул Казанны искитмәле шәһәр дип атады һәм кунакчыллык өчен рәхмәтен әйтте.
«Мин Казанда бик күп тапкыр булдым. Миңа монда бик ошый. Гадәттә, концертларымны оештырганда монда киләм. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка күптән түгел генә чыгыш ясаган Камал театрының яңа бинасындагы концерт залын мактап сөйләгән идем.