Миңнеханов һәм Развожаев Татарстан-Севастополь арасындагы килешүне яңартырга сөйләште
KazanForum кысаларында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Севастополь губернаторы Михаил Развожаев белән хезмәттәшлекне киңәйтү турында фикер алышты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Республика җитәкчесе сүзләренчә, бүген Севастополь актив үсештә, социаль-икътисади һәм инфраструктура проектларын уңышлы тормышка ашыра. «Севастополь һәм Татарстанны хезмәттәшлек мөнәсәбәтләре бәйли. Эшлекле элемтәләрне ныгыту өчен яхшы нигез бар», – дип ышана Рөстәм Миңнеханов.
...