Азнакайда агымдагы елда бәби алып кайткан гаиләләрне тәбрикләделәр
15 май – халыкара гаилә көне унаеннан, Азнакайның Тау яшьләр үзәгендә район җирлегендә быел туган 25 сабыйга җитәкчелек тарафыннан буләкләр тапшырылды. Бу хакта «Азнакай» сайтында хәбәр ителә.
Тантаналы чарада район башлыгы Марсель Шәйдуллин, ЗАГС бүлеге, районның иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре, гаиләләрнең якыннары, хезмәттәшләре дә катнашты.
«Бала бәхетле булса, әти-әни дә бәхетле була. Балаларыбыз сау-сәламәт һәм акыллы булып үссеннәр» – дип теләде район башлыгы залда утырган барлык гаиләләрне тәбрикләп.