Татарстанда ял көннәрендә +25 градуска кадәр җылы булачак
Бүген, 16 майда, Татарстанда коры һәм шактый җылы һава торышы урнашачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Республикада алмашынучан болытлы һава сакланачак. Явым-төшем көтелми.
Салкынча төннән соң көндез Татарстанда һава +18...+23 градуска кадәр җылыначак (республика башкаласында – +20, +22 градуска кадәр).
ТР Гидрометүзәге фаразыннан күренгәнчә, шимбә һәм якшәмбе, 17 һәм 18 майда, төбәк территориясендә метеошартларны антициклон билгеләячәк.
Ялларда яңгырлар көтелми...