«Гаилә һәм мәктәп» журналы укучылары арасында «Хәтер яктысы» бәйгесе җиңүчеләре билгеле
Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан «Гаилә һәм мәктәп» журналы укучылары арасында «Хәтер яктысы» бәйгесен игълан иткән иде. Иҗат эшен яраткан балалардан һәм аларның мөгаллимнәреннән, тәрбиячеләреннән 124 эш (рәсемнәр һәм язмалар) кабул ителгән. Бу хакта бәйгене оештыручылар хәбәр итә.
Иң яшь катнашучы – Балтач районы Бөрбаш балалар бакчасында тәрбияләнүче Сәфинә Хөсәеновага нибары ике генә яшь. Питрәч районы Татар Тау Иле мәктәбеннән, Әтнә районы Кышлау авылы, Түбән Кама шәһәренең 64нче балалар бакчасыннан күмәк гаризалар килгән.