Кырык ел стажлы табиб: «Шәфкать туташын робот алмаштыра алмый, чөнки ул кызгана белми»
Надирә ханымга 60 яшь. Татарстан сәламәтлек саклау өлкәсенең мактаулы хезмәткәре, хезмәт ветераны, республика бүләкләренә лаек, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Роман Баданов.
«Төнлә хастаханәдә эшләдем, ә көндез укырга медицина училищесына йөрдем»
Тумышы белән Арча районы Ашабаш авылыннан. Башта авылның сигезьеллык мәктәбен тәмамлый, аннары Арча урта мәктәбендә белем ала. Мәктәпне бетергәч, 1982 елда РКБга санитарка булып эшкә урнаша. Ул чакта әле ул Университет урамында иске клиника була.