Зәй шәфкать туташы Татарстанда иң яхшыларның берсе дип танылды
Халыкара шәфкать туташлары көне уңаеннан Чаллының «Энергетик» мәдәният сараенда конференция узды. Анда бөтен Татарстаннан үз эшенең остасы булган шәфкать туташлары катнашты. Конференциядә Зәй район хастаханәсенең процедура кабинеты шәфкать туташы Мария Корбанова эшчәнлеге югары бәяләнде. Бу хакта «Зәй яңалыклары» сайтында хәбәр ителә.
Чара пленар утырыштан башланды. Анда сәламәтлек саклауның актуаль мәсьәләләре, шул исәптән кадрлар кытлыгы һәм аны хәл итү юллары турында фикер алыштылар.