Татарстанның Мәскәүдәге вәкиллеге Ренат Ибраһимов истәлеген мәңгеләштерергә тели
Татарстанның Мәскәүдәге Тулы вәкаләтле вәкиллегендә эстрада җырчысы, РСФСРның халык артисты Ренат Ибраһимовны искә алдылар. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Тулы вәкаләтле вәкиллегенең иҗтимагый элемтәләр секторы мөдире Сөмбел Таишева хәбәр итте.
«Тулы вәкаләтле вәкиллектә бөек татар җырчысын ел саен искә алалар. Туган һәм үлгән көнендә каберенә баралар. Ул татар музыкасын да, рус музыкасын да популярлаштыруга зур өлеш кертте. Артистның сәнгате ярдәмендә татар музыкасы турында Мәскәүдә генә түгел...