«Калеб» яшьләре Илһам Шакировка багышланган концерт әзерли
«Калеб» яшь буын җыены «КАЙТАВАЗ. Илһам Шакиров» концертын әзерли. Тамаша 27 майда Камал театрының Татарстан урамындагы бинасының зур сәхнәсендә узачак. Башлана – 19.00 сәгатьтә.
«Илһам Шакировның 90 еллык юбилена багышланган концертта ике чор кисешәчәк. Үткәннән кайтаваз булып яңгыраган Илһам Шакиров җырлары һәм «Калеб» яшь буын иҗатчылары тудырган яңа җырлар, бер җепкә үрелеп, кабатланмас аһәң тудырачак», дип хәбәр итә оештыручылар.
«Калеб өчен Илһам Шакиров бик якын кеше, чөнки без аның 80 яшьлек туган көнен иҗатчылар...