Рөстәм Миңнеханов Казан халкын һәм кунакларын «Kazan Halal Market»ка чакырды
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов KazanForum кысаларында оештырылган Kazan Halal Market ярминкәсендә булганнан соң Telegram-каналында Казан халкын һәм кунакларын әлеге мәйданчыкка килергә чакырды.
«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» ның беренче чарасында – Агросәнәгать паркында Kazan Halal Market ярминкәсендә булдык. Россия төбәкләреннән, күрше илләрдән 150 компания һәм Иран, Һиндстан, Төркия, Сенегал, Әфганстан һәм башка дәүләтләрдән килгән кунакларыбыз үзләренең хәләл продукциясен тәкъдим...