KazanForumда Татарстан халык һөнәрчеләренең күргәзмә-ярминкәсе ачылды
Бүген «Казан Экспо»да «Россия — Ислам дөньясы: KazanForum» Халыкара икътисад форумы кысаларында Татарстан осталары ярминкәсе ачылды. Монда халык һөнәрләре эшләнмәләрен карарга һәм сатып алырга була.
«Бүген без Татарстанның халык сәнгате осталарының һәм кәсепчеләрнең эшчәнлеген тәкъдим итәбез. Бу агач эшкәртү, күнне сәнгати эшкәртү – данлыклы «Казан җөе», керамика һәм татар халкының мәдәни коды белән бәйле башка нәрсәләр», – дип хәбәр итте «Татар-информ»га «Татарстан Республикасының мәдәният...