Татарстаннан тхэквондо буенча спортчы дөнья беренчелегендә алтын медаль яулады
Татарстанның тхэквондо буенча спортчысы, Татарстан «Динамо» берләшмәсе вәкиле Элина Камалова Фуджейрада (Берләшкән гарәп әмирлекләре) 12-14 яшьлек егетләр-кызлар арасында дөнья беренчелегендә (WTF) 41 килограммга кадәр авырлык категориясендә алтын медаль яулады.
«Турнирга 89 илдән 1756 спортчы җыелды һәм ул иң масштаблы дип танылды. Безнең спортчы Элина Камалова үз авырлыгы категориясендә иң яхшысы булды, барлык көрәшләрне вакытыннан алда, шул исәптән әлеге спорт төрендә иң көчлеләрдән саналган Корея һәм Иран сугышчыларын да отты»...