Татарстанда метеорологик җәй инде бу атнада җомга көнне үк башланырга мөмкин
Бу җомгада, 16 майда, Татарстанда метеорологик җәй башланырга мөмкин. Бу хакта КФУның Экология, биотехнологияләр һәм табигатьне файдалану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы профессоры Юрий Переведенцев сөйләде дип хәбәр итә уку йортының матбугат хезмәте.
Шул ук вакытта галим искәрткәнчә, метеорологик җәй тәүлеклек уртача температура 15 градустан узып киткәч җитә.
Юрий Переведенцев язгы күчеш чорында һава торышы шартлары тотрыклы булмаска мөмкин, дип әйткән.