Махсус операциядә һәлак булганнарның гаиләләренә Зәйдә Батырлык орденнары тапшырылды
Махсус операциядә һәлак булганнарның гаиләләренә Зәйдә Батырлык орденнары тапшырылды. Аларның әти-әниләре, тормыш иптәшләренә орденны район башлыгы Разиф Кәримов белән хәрби комиссар Айрат Әгъләмҗанов тапшырдылар. Бу хакта «Зәй яңалыклары» хәбәр итә.
Россия Президенты Владимир Путин карары белән хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыклары һәм фидакарьлекләре өчен Зәй егетләре Илнур Әшрәпов, Демьян Барсуков, Ринат Вәлиуллин, Владимир Захаров, Юрий Козенков, Рөстәм Обидов, Алексей Оборин...