Актаныш районында «Киләчәккә адым – 2025» балалар техник иҗат фестивале булды
Актаныш районында «Киләчәккә адым – 2025» балалар техник иҗат фестивале үсеп килүче буынны фәнгә, технологияләргә, кул осталыгына җәлеп итүне, һөнәри юнәлеш бирүне һәм тарихи хәтерне саклауны берләштерде. Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган фестивальдә 400дән артык укучы катнашты. Аларның иң сәләтлеләре дипломнар һәм акчалата бүләкләр белән бүләкләнде. Бу хакта «Актаныш» сайтында Ләйсән Газизова яза.
2021 елда нигез салынган «Киләчәккә адым» балалар техник иҗат фестивале быел да зур оешканлык белән үтте.