Быелгы «Изге Болгар җыены»нда дөньяви музыка яңгырамаячак
«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» XVI Халыкара икътисади форумы мәдәни программасы кысаларында узучы «Изге Болгар җыены»нда дөньяви музыка булмаячак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгындагы матбугат очрашуында ТР Мәдәният министрлыгының иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек бүлеге башлыгы Айрат Фәйзрахманов ассызыклады.
«Изге Болгар җыены»нда дөньяви музыка яңгырамаячак. Минем уйлавымча, бәйрәмгә килгән кешеләр моңа әхлакый һәм рухи яктан әзер. Бу күренеш — әлеге җыен үсешендә яңа этап.