Кукмарада «Хәтер бакчасы» акциясе кысаларында агач үсентеләре утырттылар
Кукмара районында яшәүчеләр дә «Хәтер бакчасы» акциясеннән читтә калмады. «Дан аллеясе» каршындагы территориягә барлыгы 80 төп чыршы үсентесе утыртылды. «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итүгә багышлана. Бу хакта «Хезмәт даны» сайтында Алсу Сәләхетдинова яза.
Акциядә район башлыгы урынбасары Резеда Гаянова, район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин, район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Әхмәтшина...