Самараның «Бердәмлек» газетасы 35 еллык юбилеен билгеләп үтте
Самараның «Бердәмлек» газетасы зур юбилеен – 35 еллыгын билгеләп үтте. Шул уңайдан газета битләрендә бәйрәм тантанасы турында «Киләчәк буын белән бәйләүче җепне саклыйк!» дигән язма чыкты.
«Кеше гомере өчен 35 яшь әллә ни күп вакыт түгел, ә менә Татарстаннан читтә басылып чыгучы милли басма өчен бу шактый озын юл. Болганчык туксанынчы елларда оешкан газетабызның киләчәк гомере ыспай гына бармаган, шушы гомер эчендә нинди генә авырлыклар белән очрашырга туры килмәгән, ничәмә-ничә мәртәбә ябылу куркынычы белән очрашкан!