Оман тышкы эшләр министры Миңнеханов белән очрашуга тантаналы хәнҗәр алып килгән
Оман тышкы эшләр министры Бәдр бин Хәмәд әл-Бусаиди Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән очрашуга тантаналы корал буларак кулланыла торган традицион Оман хәнҗәрен алып килгән. Моңа ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова Telegram-каналында игътибар итте.
«Солтанлыкның Тышкы эшләр министрлыгы башлыгы соңгы айларда – халыкара көн тәртибендәге иң төп медиа фигураларның берсе», – дип билгеләп үтте Галимова, АКШ һәм Иранның атом-төш килешүе турындагы сөйләшүләрендә Оманның һәм аның тышкы эшләр министрының роленә ишарәләп.