Сочида «Гаспралы укулары»нда татар халкының рухи һәм тарихи кыйммәтләре темасы күтәрелде
Сочи шәһәрендә «Гаспралы укулары» VIII Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе ачылды. Конференция быел «Россиянең рухи нигезләре һәм Җиңүнең 80 еллыгын билгеләү — мәдәни һәм тарихи кыйммәтләрне саклау» темасына багышлана. Ул Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына, Ватанны саклаучылар елына һәм Сочи шәһәренең җирле мөселман дини оешмасы оешуына 30 ел тулуга туры китерелде. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Чарада Россиянең төрле төбәкләреннән килгән дин әһелләре...