Зәй районы башлыгы Волгоградта эзләнү эшләре алып баручы эзтабарлар янында булды
Бу көннәрдә Зәйнең «Гвардия» эзтабарлар отряды Волгоград өлкәсендә экспедициядә катнаша. Алар Бөек Ватан сугышында ил иминлеге өчен көрәшеп яу кырында башын салган солдатларны табу буенча зур эш алып бара. Бу хакта «Зәй яңалыклары» сайтында хәбәр ителә.
Зәйдән махсус хәрби операциядәге якташларына гуманитар ярдәм илтеп кайтышлый район башлыгы Разиф Кәримов, икенче ранг капитаны Валентин Атласов, «Зәй җылысы» хәйрия фонды вәкиле Марат Кыямов экспедициядә катнашучы зәйлеләр янында булды.