Минзәлә театры ерак киләчәкне фаразлаган спектакль чыгарды
Минзәлә татар дәүләт театры яшь драматург Артур Ибраһимовның «Яңа татар пьесасы» конкурсында җиңгән әсәрен - «Бабайның бабасы» спектакленең премьерасын тәкъдим итте. Комедияне Татарстан театр әһелләре берлеге грантына театр режиссеры Булат Бәдриев чыгарды.
«Мине драматург иткәнегез өчен рәхмәт», – диде Артур Ибраһимов сәхнәдән артистларга һәм спектакль чыгаручы командага.
Пьесада вакыйгалар бүгенге көннән 300 ел алдагы киләчәккә күчерелгән татар карты турында бара. Тамашачы Татарстанның...