Сарман районы башлыгы хәрбиләргә гуманитар ярдәм тапшырды
Сарман районы башлыгы Фәрит Хөснуллин махсус хәрби операция зонасындагы хәрбиләргә ярдәм күрсәтүен дәвам итә.
Чираттагы сәфәре кысаларында ул гуманитар йөк: автомобиль, төзелеш материаллары, азык-төлек продуктлары, кием-салым, шәхси гигиена чаралары һәм башка кирәкле әйберләр алып килде.
Хәрбиләр якташларын шатланып каршы алды. Аңа ничек яшәүләрен күрсәтте, көнкүреш тәртибе һәм хезмәт турында сөйләде.
Фәрит Хөснуллин һәрбер хәрби хезмәткәргә туган районыннан – якыннарыннан...