Язучы Айгөл Әхмәтгалиева: Чын иҗат булганда, ул чикләрне белми
«Башкортстандагы татар язучылары, аларның иҗаты белән, редакциядә эшләгәндә, даими танышып бара идем, «Мәйдан» журналына дип, әледән-әле әсәрләрен сорап кына тордык. Аларда әдәби тел байлыгы да, борылмалы сюжетлар да аерылып тора бит. Кызыгы шунда – бер генә тапкыр да: «Тукта, бу автор Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы түгел бит», – дигән сорау туганы булмады. Иң мөһиме – чын иҗат булганда, ул чикләрне белми. Ачык яки ябык әдәби бәйгеләрдә соңгы елларда жиңүче урыннарны еш кына Башкортстандагы татар язучылары били...