Тарихчы «Тәфтиләү» җырындагы Тәфкилевлар нәселе турында сөйләде
«Ватанга хезмәт иткән татар нәселләре» Бөтенроссия фәнни конференциясендә Тәфкилевлар нәселе турында КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институтының тарих һәм җәмгыять белеме кафедрасы доценты, тарих фәннәре кандидаты Айрат Төхвәтуллин чыгыш ясады. Ул Тәфкилевлар нәселенең татар аксөякләренә каравын һәм XVI йөздә Касыйм ханлыгы хакиме Ураз-Мөхәммәт ханнан башлануын әйтте.
«Аның нәсел варислары рус патшаларына хезмәт иткән, морза статусын саклап калганнар, Касыйм, Владимир һәм башка өязләрдә җирләр алганнар.