Чувашиядә «Тукай безнең йөрәкләрдә» шигырь укучылар бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр
23 апрельдә Чувашиянең Татар Согыты мәктәбендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга багышланган «Тукай безнең йөрәкләрдә» республикакүләм шигырь укучылар бәйгесенең финалы узды. Бәйгенең төп максаты - укучыларның иҗади сәләтен үстерү, бөек шагыйребез иҗатына мәхәббәт уяту. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Конкурсны Чувашия Республикасы татарларының милли-мәдәни берләшмәсе һәм җирле «Ак калфак» оешмасы оештырды. Чарада 1-11 нче сыйныф укучылары, барлыгы 38 бала катнашты.