Рөстәм Миңнехановны Ташкентта җылы каршы алдылар
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстанга эш сәфәрен дәвам итә. Бу юлы Миңнеханов сәфәре кысаларында өченче шәһәр Ташкентка килде. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова Телеграм-каналында хәбәр итте.
Үзбәкстан башкаласында Миңнехановны җылы каршы алдылар. «Россия Илчесе һәм кабул итүче илнең энергетика министры белән җылы кочаклашу», – диелә хәбәрдә.
Искәртик, элегрәк Рөстәм Миңнеханов Навоида булды, анда ул Татарстан белән берлектә «Навои» ирекле икътисади...