Апанай мәчетенең онлайн-курсларын уңышлы тәмамлаган 500 укучыга сертификатлар тапшырылды
26нчы апрельдә «Казан ипподромы»ның Банкетлар залында хатын-кызлар төркемнәрендә дистанцион рәвештә Апанай мәчетенең Коръән укырга өйрәнү буенча онлайн-курсларын тәмамлаучыларга сертификатлар тапшыру тантанасы булып узды. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Әлеге чарада күпләгән кунаклар катнашты, алар арасында Татарстан мөфтиятенең мәгариф бүлеге җитәкчесе Булат Низамов, КИУ каршындагы Коръән хафизлар әзерләү үзәге җитәкчесе Габдерәшит хәзрәт Фәизов, Апанай мәчете имамы...