Татарстанлыларны якындагы тәүлектә кырау һәм көчле җил турында кисәттеләр
28 апрель төнендә һәм иртә таңнан Татарстан белән Казанда синоптиклар төньяк-көнбатыш юнәлештәге җилнең секундына 15-20 метрга кадәр көчәюен, шулай ук юлларның аерым участокларында бозлавык булачагын фаразлый.
Моннан тыш, 28-29 апрельдә төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә республиканың кайбер районнарында 0..-5 градуска кадәр салкыннар булуы ихтимал.
Моңа бәйле рәвештә Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы бакча һәм авыл хуҗалыгы культураларын саклау чараларын күрергә тәкъдим итә.