Федераль олимпиада җиңүчеләренә университетка кергәндә 100 балл биреләчәге билгеле булды
Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында «Илһам» яшь шагыйрьләр һәм язучылар конкурсы җиңүчеләре белән беррәттән Россия халыкларының туган телләре һәм әдәбиятлары буенча мәктәп укучыларының Федераль олимпиада җиңүчеләре дә бүләкләнде.
«Ел дәвамында үткәрелгән туган телләр буенча төньяк-көнчыгыш олимпиадасында татар теленнән быел 600 кеше катнашты. Олимпиада төрле телләр буенча үткәрелә. Тәүге олимпиадада – 8, икенче елны – 16, өченче елны – 36, ә быел исә укучылар ...