Балтачта «Герой әтисе» күргәзмәсенең рәсми ачылышы булды
Бүген Балтач мәдәният үзгендә әһәмиятле вакыйга — «Герой әтисе» күчмә республика күргәзмәсе рәсми ачылышы булды. БУ хакта «Хезмәт» сайтында хәбәр ителә.
Проект «Бердәм Россия» партиясе, «Ватанны саклаучылар» фондының Татарстандагы филиалы, «Әтиләр берлеге» һәм «Хәрби хезмәткәрләрнең офицер хатыннары һәм гаиләләре берлеге» тарафыннан оештырылган.
Күргәзмә махсус хәрби операция зонасында батырлык күрсәтеп, дәүләт бүләгенә лаек булган һәм яу кырында башын салган герой егетләргә, аларның әтиләренә багышлана.